Тамара Васильевна һөнәри белемнәрне яшь белгечләргә тапшыруга аерым игътибар бирә.
«Бүген кемдер яшьләрне укытырга тиеш, чөнки шәхси тәҗрибәгә нигезләнгән белем бәяләп бетергесез», - дип уртаклашты спикер.
Тамара Васильевна искәрткәнчә, 1990 нчы елларда тармак бизнеска киткән күп кенә югары квалификацияле белгечләрен югалтты. Аның сүзләренчә, дәвамлылыкны торгызу һәм остазлыкны үстерү - бүгенге көннең иң мөһим бурычы. Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы бу эшкә актив кушыла, яшь белгечләргә проектлау һәм экспертизаның катлаулы мәсьәләләренә профессиональ яктан карарга ярдәм итә.
Чарада Төзелеш тармагы профессионаллары, проектлаучылар, төзүчеләр, подряд оешмалары һәм дәүләт органнары вәкилләре катнашты. Очрашуның төп максаты - проект документациясе экспертизасының катлаулы мәсьәләләрен ачыклау һәм гамәлдә кулланырга мөмкин булган чишелешләр табу.
Нәрсә турында сөйләштеләр: мастер-классның мөһим темалары
Проектлау һәм экспертизаның барлык этаплары РФ Шәһәр төзелеше кодексы таләпләренә төгәл туры килергә тиеш. Бу - закон, тайпылышлар булырга мөмкин түгел, һәм нәкъ менә анда төзелешнең барлык катнашучылары өчен база ориентирлары китерелгән.
Федераль һәм төбәк экспертизасы бурычларын ничек дөрес аерырга? Катнашучылар документлар төзегәндә хаталар ясамас өчен төгәл алгоритмнар алдылар. Шулай ук дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган экспертиза арасындагы аермаларга да кагылдылар, бу бизнес өчен аеруча актуаль.
Законнарда нәрсә үзгәрде? Нинди яңа таләпләр мәҗбүри? Норматив актлардагы үзгәрешләр җентекләп каралды һәм, иң мөһиме, докементлар кире кайтарылмасын өчен аларны гамәлдә ничек кулланырга.
Проектка үзгәрешләр кертү - катлаулы һәм җаваплы эш. Проектның нинди очракларда экспертизага кире кайтуы, ничек төзәтмәләр кертүләре һәм уңай бәяләмә алулары турында фикер алыштылар.
Проект документациясен барлык этапларда идеядән алып тормышка ашыруга кадәр дөрес алып бару куркынычларны киметә һәм акчаларны экономияли, дип билгеләп үтелде.
Бүгенге очрашу күрсәткәнчә, хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу гына экспертиза һәм проектлау өлкәсендә сыйфат планкасын сакларга мөмкинлек бирә. Димәк, мондый мастер – класслар - файдалы гына түгел, бу бөтен тармак өчен кирәкле эш.