Мәҗит Хаҗип улы Салихов ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый!

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Кадерле Татарстанлылар!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелемнән истәлекле юбилей датасы – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез. Халкыбызның бердәмлеген, буыннар бәйләнешен, республикабызга эчкерсез, тирән мәхәббәтебезне чагылдыра торган бәйрәм белән сезне. Миңа туган җиремдә туу, яшәү һәм файдалы булу бәхетләре елмайды. Биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өчен яңа һәм гадел хезмәт куярга уникаль мөмкинлек биргән язмышыма рәхмәтлемен. Хәзерге Татарстан – ТАССР тарихының, хезмәт сөючәнлекнең, кунакчыллыкның, киң күңеллелекнең һәм игелекле кешеләрнең уникаль чагылышы. Без үз гореф-гадәтләребезне, тамырларыбызны, каһарманнарыбызны хөрмәтлибез һәм хәтерлибез. Һәм шул ук вакытта һәрвакыт яңа киләчәккә карыйбыз. Без киләчәк буыннарыбызга ныклы фундамент булдыру өчен тулы көч белән эшләргә тиеш. Бу безнең бөтен йөрәгебез белән яратучы гражданнарыбыз һәм республика алдындагы бурычыбыз һәм җаваплылыгыбыз.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, якты идеяләр, яңа үрләр яуларга омтылышлар, гаилә иминлеге, һәр көндә бәхет һәм шатлык телим. Бу вакыйга һәрберегез язмышында яңа сәхифә ачсын!

Ихтирам белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International