Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимир улы Путин «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» Указына кул куйды.
Төзелеш өлкәсендә белгечләр өчен яңа милли стандарт расланды. РФ территориясендә гамәлгә 2020 елның 1 декабреннән кертелә.
2020 елның 1 августыннан «Милли стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмалары исемлеген (мондый стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмаларының өлешләрен) раслау турында, аларны куллану нәтиҗәсендә «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актлары үз көчләрен югалтуын тану турында Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри рәвештә тәэмин ителә торган» 2020 елның 4 июлендә чыккан 985 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары гамәлгә керде.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның III кварталында төзелеш буенча тәкъдим ителә торган смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Сезнең өчен бу үзенчәлекле бәйрәм уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү – мактаулы хокук һәм бик җаваплы һәм катлаулы бурыч, ул көчле рухлы ир-атларга гына хас.
Россия төзелеш министрлыгының 2020 елның 6 маенда чыккан 17207-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 7 маенда чыккан 17329-ИФ/09 һәм 17354-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 21 маенда чыккан 19271-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 28 маенда чыккан 20259-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 29 июнендә чыккан 24703-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның II кварталында төзелеш буенча тәкъдим ителә торган смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турныда хәбәр итә.
Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә белгечләр өчен яңа милли стандарт расланды, ул гамәлгә 2020 елның 1 августыннан кертелә.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында төзелеш объектларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрә. Сыйфатлы проект документлары – капиталь төзелеш объектларының иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү нигезе.
Дәүләт Думасында «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карап үтә.
РФ Хөкүмәте «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын хуплады. Документ капиталь төзелеш объектларына карата проект документлары составындагы юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү кирәклеген төшереп калдыра. Хәзерге вакытта капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү турындагы таләпләр «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 29 декабрендә чыккан 443-ФЗ номерлы федераль законда бар.