РФ Хөкүмәте «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын хуплады. Документ капиталь төзелеш объектларына карата проект документлары составындагы юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү кирәклеген төшереп калдыра. Хәзерге вакытта капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү турындагы таләпләр «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 29 декабрендә чыккан 443-ФЗ номерлы федераль законда бар.
Закондагы үзгәрешләр проект документларын килештерү срокларын киметергә һәм төзелеш буенча эшләрне башкаруның гомуми срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү белән 443-ФЗ нигезендә, төзелеш проектларыннан тыш, аерым документ буларак, юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге вәкаләтле органнар шөгыльләнәчәк.