Экспертизаның уңай бәяләмәсен ничек алырга: заказ бирүчегә нәрсә турында истә тотарга кирәк?

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында төзелеш объектларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрә. Сыйфатлы проект документлары – капиталь төзелеш объектларының иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү нигезе.

Проект документларын әзерләгәндә киң таралган хаталар:

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан иминлек һәм ышанычлылык законнары таләпләренә туры килү-килмәүгә проект документларына анализ үткәрелде. Экспертиза өчен проект документларын әзерләгәндә киң таралган хаталар түбәндәге әйберләр белән бәйле:

  • капиталь төзелеш объектларының конструктив ышанычлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү өлешендә җитешсезлекләр белән, проект карарларын эшләүдә хаталар ясалды;
  • инженерлык эзләнүләр, янгыннан саклау, экология һәм башка иминлек төрләрен тәэмин итү өлешендә – тулы булмаган яки төгәл булмаган башлангыч мәгълүматлар белән;
  • кулланыла торган ысуллар, башкару ешлыгы һәм нәтиҗәләрне рәсмиләштерүнең сыйфаты өлешендә норматив таләпләрне бозу белән – экспертизага тулы күләмдә башкарылмаган проект документлары килә, билгеләмәләрдә төгәлсезлекләр рөхсәт ителә һ. б.;
  • проект документларын рәсмиләштерүдәге хаталар белән.

Ничек тиз арада дәүләтнеке булмаган экспертизаны үтәргә һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алырга:

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре экспертиза үткәрүнең теләсә кайсы этабында булышырга әзер һәм сыйфатлы проект документларын әзерләргә ярдәм итәчәкләр. Хезмәт күрсәтү комплексына түбәндәге әйберләр керә:

  • көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны алуда ярдәм;
  • кирәкле документлар составы буенча консультацияләр, шулай ук документларны әзерлек буенча бирү мөмкинлеге;
  • экспертиза барышында проект документларында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча ярдәм;
  • проектны барлык экспертиза үткәрү вакыты дәвамында озатып барачак, экспертиза барышы турында хәбәр итәчәк һәм барлык килеп туган сораулар буенча ярдәм итәчәк персональ куратор.

Хезмәт күрсәтелүнең индивидуаль шартлары буенча консультацияне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт башлыгының урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногманова, +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru почтасы буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International