2020 елның март нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында урнашкан 155 юл инфраструктурасы объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
2020 елның 3 апрелендә «Күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга карата вәкаләтле Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары субъектларының, төзүчедән эшләрне башкаручы, товарлар белән тәэмин итүче һәм (яки) инженерлык эзләнүләрне, архитектура-төзелеш проектын һәм төзелешне үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтүче затлар турында мәгълүмат алу тәртибе, шулай ук әлеге затларның әлеге эш төрләрен гамәлгә ашыруга, товарлар белән тәэмин итүгә һәм хезмәтләр күрсәтелүгә тиешле рөхсәтләре (лицензияләре) булуы турында товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелү һәм мәгълүмат төрләре турында» 2020 елның 18 декабрендә чыккан 820/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде.
«2020 елга эш төрләре буенча Кыска сроклы планга кертелгән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча хезмәтләрнең (эшләрнең) чик бәясе күләмен раслау турында» 2020 елның 13 мартында чыккан 45/о номерлы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының боерыгы белән 2020 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча хезмәтләрнең (эшләрнең) чик бәясе күләме расланды.
2020 елның 1 апреленнән төзелеш өлкәсендә түбәндәге документлар гамәлгә кертелде.
РФ вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллин тарафыннан РФ төзелеш министрлыгына төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ашыгыч йөкләмәләр бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ катлаулы эпидемиологик ситуациядә гражданнарны, бигрәк тә эшләре туктатылырга тиеш булмаган һәм республикабыз иминлеген тәэмин итәргә тиеш кешеләрне хуплый, дистанцион форматта экспертизаны үткәрү эшен һәм төзелештә кирәкле яңа һөнәрне үзләштерергә теләгән кешеләр өчен онлайн мәктәп оештыра.
Төзелештә бәя куюның яңа смета-норматив базасы расланды.
Экспертлар составы турында
Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмә белән (2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары) заказ бирүчегә экспертларның составы турында мәҗбүри хәбәрнамә бирү каралмаган. Мондый карар эксперт оешмасы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә кабул ителә яки шартнамәдә күрсәтелә.
Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәргәндә, шартнамәдә билгеләнгән срокларга һәм тәртипкә туры китереп, ләкин дәүләт экспертизасын үткәрү тәмамланганчы 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, оператив рәвештә үзгәрешләр кертү мөмкин.
Россиянең төзелеш министрлыгы төбәкләр белән бергә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле ситуация шартларында төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә кризиска каршы ярдәм итү программасын эшләде.