«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасы объектлары буенча уңай бәяләмәләр бирде

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

2020 елның март нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында урнашкан 155 юл инфраструктурасы объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Объектлар буенча уңай нәтиҗәләр бирелде, шул исәптән:

  • Казан – Ульяновск – Иске Мәртле – Канава; Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш –Дөбъяз; Казан – Ульяновск – Татар Борнашы автомобиль юлларына ремонт һәм капиталь ремонт ясау буенча;
  • Казан шәһәренең Даурия урамыннан Бертуган Касыймовлар урамына һәм Юлиус Фучик урамына кадәр Рихард Зорге урамы; Әмәт магистрале урамыннан Даурия урамына кадәр Гвардейская урамы, Патрис Лумумба урамы; Борисково микрорайонында 1-нче номерлы Алабуга урамы; Тэцевская урамы; Автосервис урамы;
  • ТР муниципаль берәмлекләрендә гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау, автомобиль юлларын реконструкцияләү, автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау;
  • җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре буенча;
  • гамәлдәге корылмаларга керү юлларын ремонтлау.

Объектлар исемлеге (март 2020)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International