2019 елның 12 апрелендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Проектлаштыру объектларын инженерлык яктан белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» дигән семинар оештыра.
Мәҗит Хаҗип улы Салихов: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ аналитикасы һәм эш статистикасы.
«Төзелеше федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының федераль реестрына смета нормативларын кертү турында» 2015 елның 3 июнендә чыккан 395/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 4 апрелендә чыккан 208/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән смета нормативларының гамәлдә булу вакыты 2019 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
Хәзерге вакытта төзелештә алюминий куллану өлкәсен киңәйтү мәсьәләсе актив рәвештә фикер алышына. Алюминийдан ясалган төзелеш конструкцияләре үзенең җиңеллеге аркасында кызыксыну уята, әмма Россиядә алар рөхсәт документлары булмау сәбәпле файдаланылмый диярлек.
ТР төзелеш министрлыгы тарафыннан 2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча Кыска вакытлы планга кертелгән хезмәтләрнең (эшләрнең) чик бәясе күләме расланды.
2019 елның мартында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казанда, Арча, Балтач, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Чистай районнарында 15 мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә проект һәм смета документларын карап үтте.
2019 елның мартында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең торак пунктларында автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау һәм урам яктылыгын яңарту буенча республика программаларын башкару кысаларында 122 юл инфраструктурасы объектының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрелде.
РФ Хөкүмәте тарафыннан 2024 елга начар шәһәр мохитенә ия шәһәрләр санын ике тапкыр киметү бурычы куелган, шул ук вакытта шәһәр тирәлеген төзекләндерү күрсәткече 30 процентка артырга тиеш.
ТР төзелеш министрлыгы тарафыннан 2019 елга үлчәү берәмлегенә эш төрләре буенча социаль-мәдәни өлкәдәге объектларны капиталь ремонтлауга карата чик чыгымнар нормативлары расланды.
2019 елның 1 апрелендә 12.00-13.00 сәгатьтә программа белән эшләгән вакытта максималь уңайлыклар тәэмин итү максаты һәм мәгълүмати куркынычсызлык таләпләре үтәлешенең зарурлыгы белән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының Шәхси кабинетында техник эшләр үткәреләчәк, шуңа бәйле рәвештә программа эшендә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин.