2019 елның мартында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казанда, Арча, Балтач, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Чистай районнарында 15 мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә проект һәм смета документларын карап үтте.
Тәкъдим ителгән проект һәм смета документлары билгеләнгән таләпләргә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма