РФ Хөкүмәте тарафыннан 2024 елга начар шәһәр мохитенә ия шәһәрләр санын ике тапкыр киметү бурычы куелган, шул ук вакытта шәһәр тирәлеген төзекләндерү күрсәткече 30 процентка артырга тиеш. Әлеге максат белән шәһәр мохитенең сыйфат индексын билгеләү методикасы расланды. Шәһәр тирәлеге торышына бәя ел саен 1 ноябрьгә кадәр 36 күрсәткеч буенча үткәреләчәк. Индексларның әһәмияте Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программаларын һәм милли проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган заманча шәһәр тирәлеген формалаштыруның муниципаль программаларын хуплауга федераль бюджеттан субсидияләр күләмен билгеләгәндә исәпкә алыначак.
2019 елның 23 мартында чыккан 510-р номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерыкнамәсе