Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру һәм төзү буенча эшләрне башкару вакыты билгеләнде

2020 елның 11 сентябре, җомга

2020 елның 15 маенда чыккан 264/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенең вакытын исәпләү максатыннан инженерлык эзләнүләрне башкару, архитектура-төзелеш проектлаштыруны гамәлгә ашыру һәм биналар, корылмалар төзү өчен кирәкле вакыт билгеләнгән.

Шулай ук түбәндәге документлар үз көчләрен югалткан дип танылды:

  • 2015 елның 27 февралендә чыккан 137/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы;
  • 2015 елның 1 сентябрендә чыккан 630/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International