Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллин сүзләренә караганда, якындагы бер - ике елда мәгълүмати модельләштерү технологияләренә (BIM-технологияләргә) күчәргә кирәк, бу акчаны янда калдырырга һәм төзелеш вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Юбилей станциясе» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы буенча уңай бәяләмә бирде. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 4 мең кв. м. Бина 3 катка ия, шул исәптән подвал.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 16 социаль һәм спорт билгеләнешендәге объектның проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.
2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект һәм смета документларын, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 12 мәгариф өлкәсе учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 25 торак йортның проект документларын, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен һәм смета документларын карап үтте.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 2 ноябрендә чыккан 44016-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 12 ноябрендә чыккан 45484-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 23 ноябрендә чыккан 47349-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2020 елның IV кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.
2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасының 40 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
Заказ бирүчеләрнең күпсанлы сораулары буенча 2020 елның 8 һәм 18 декабрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелеш объектларының смета бәясен билгеләү методикасы һәм аны куллану» темасына кыска сроклы онлайн курслар үткәрәчәк.
РФ төзелеш министрлыгы гамәлдәге линия объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау максатыннан проект документларын әзерләгәндә мәҗбүри үтәлергә тиешле техник таләпләрнең һәм шартларның составына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне раслады.
Төзелеш өлкәсендәге документлар гамәлгә кертелде.