Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендәге белгечләр өчен яңа милли стандартлар расланды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

РФ территориясендә 2021 елның 1 февраленнән гамәлгә кертелә:

  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Юл билгеләре өчен материаллар. Техник таләпләр» (2021 елның 15 гынйварында чыккан 2-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган) ГОСТ Р 52575-2021;
  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Юл билгеләре өчен материаллар. Сынаулар ысуллары» (2021 елның 15 гынйварында чыккан 3-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган) ГОСТ Р 52576-2021;
  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Керүне һәм операцион контрольне үткәрүгә карата таләпләр» (2021 елның 15 гынйварында чыккан 4-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган) ГОСТ Р 59290-2021.

РФ территориясендә 2021 елның 1 мартыннан гамәлгә кертелә:

  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Светофор объектлары. Карап тотуның техник кагыйдәләре» (2020 елның 24 декабрендә чыккан 1376-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган) ГОСТ Р 59103-2020;
  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Электр яктырту линияләре. Карап тотуның техник кагыйдәләре» (2020 елның 24 декабрендә чыккан 1377-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган) ГОСТ Р 59104-2020;
  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Автоматлаштырылган юл хәрәкәте белән идарә итү системалары, метео тәэмин итү, үлчәү һәм габарит контроле пунктлары. Карап тотуның техник кагыйдәләре» (2020 елның 24 декабрендә чыккан 1378-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган) ГОСТ Р 59105-2020;
  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Эшкәртелгән асфальтобетон (RAP). Техник шартлар» (2020 елның 8 декабрендә чыккан 1256-ст номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган)  ГОСТ Р 59118.1-2020.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International