Россиянең хайваннар дөньясы 150 меңгә якын хайван төрен исәпли, бу дөньяның бөтен фаунасы буенча якынча 9% тәшкил итә. Кеше йогынтысы нәтиҗәсендә күп төрләрнең саны шактый кимеде, ә кайберләре – тулысынча юкка чыкты. Хайваннар дөньясы – Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча яшәүче һәм табигый ирек хәлендәге, шулай ук континенталь шельфның табигый ресурсларына һәм Россия Федерациясенең аерым икътисадый зонасына керүче барлык төр кыргый хайваннарның тере организмнары җыелмасы. Хайваннар дөньясы Россия Федерациясе халыкларының байлыгы, табигый тирәлекнең һәм Җир буенча биологик төрлелекнең аерылгысыз элементы, яңадан торгызыла торган табигый ресурс, биосфераның мөһим җайга салучы һәм тотрыкландыручы, Россия Федерациясе гражданнарының рухи һәм матди ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен һәрьяклап саклана торган һәм рациональ файдаланыла торган компоненты булып тора.
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 03/2020 (14), 45 бит