ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Беларусь экспертларының Татарстан башкаласына визиты инде күркәм традициягә әверелде һәм ике илнең профильле ведомстволары арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм практика алмашуга юнәлдерелде.


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы 2025 ел йомгаклары буенча Проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасын (ИСУП) кертү буенча «светофор» Россия рейтингында беренче урынны алды. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан формалаштырыла торган әлеге айлык рейтинг регионнарның төзелеш тармагында цифрлы үсешнең нәтиҗәлелеген бәяли.

Россия Төзелеш министрлыгы 2026 елның I кварталына төзелешнең смета бәясен үзгәртүнең тәкъдим ителә торган яңа индексларын билгеләде.


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 22 гыйнварыннан экспертиза үткәргән өчен түләү күләме яңа коэффициент кулланып исәпләнәчәк.

2026 елның 26 гыйнварыннан экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры (ГИС ЕГРЗ) белән эшләүдә мөһим техник яңарту үз көченә керә. Система йөкләнә торган файлларның «проектлаштыруга биремнәр» форматын автомат рәвештә тикшерә башлаячак.


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелеш материаллары һәм җайланмаларының яңа исемлеген раслады.

Росстандарт ябыштырылган агачтан эшләнгән таяныч конструкцияләргә һәм элементларга актуаль техник таләпләр билгели торган яңа стандартны раслады.


20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Таләпләрнең бердәм реестрын кертү сроклары рәсми рәвештә бер елга күчерелде.

2026 елның 20 гыйнварында Казанда Бәшир Рамеевның исемендәге ИТ-паркта  ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булды. Чара Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә узды. 2025 елга йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.


19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 29 гыйнварыннан капиталь төзелеш объектларының проект документациясе составында аңлатма язуының 1.06 версиясенең яңа XML-схемасы үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International