2026 елның I кварталына смета бәясен үзгәртү индекслары

2026 елның 13 марты, җомга

Россия Төзелеш министрлыгы 2026 елның I кварталына төзелешнең смета бәясен үзгәртүнең яңа тәкъдим ителгән индексларын билгеләде. Үзгәрешләр турыдан-туры чыгымнарны исәпләү, төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләре, шулай ук автомобиль транспорты белән төзелеш йөкләре ташу өчен кулланылачак.

Күрсәтелгән индекслар Төзелешнең смета бәясе үзгәрү индексларын исәпләү методикасы нигезләмәләре буенча 2001 елның смета-норматив базасына әзерләнде (Россия Төзелеш Министрлыгының 2019 елның 5 июнендәге 326/пр номерлы боерыгы белән расланган). Индекслар Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары һәм  ФАУ  «Главгосэкспертиза России» мәгълүматларыннан файдаланып, Россия Икътисади үсеш министрлыгы билгеләгән инфляциянең фаразланган күрсәткечен исәпкә алып, 2025 елның IV кварталында булдырылды.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының «2026 елның I кварталына төзелешнең смета бәясен үзгәртү индексларының тәкъдим ителә торган зурлыгы турында» 2026 елның 5 мартындагы 12058-ИФ/09 номерлы хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International