Хөрмәтле коллегалар – хатын-кызлар, кешелекнең гүзәл яртысы! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне беренче яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
2020 елның 12 мартында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелеш объектларын мәгълүмати модельләштерү. Татарстан Республикасында төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү этаплары» темасына семинар-киңәшмә үткәрәчәк.
Россиянең төзелеш министрлыгы кагыйдәләр җыелмасын эшләү һәм раслау һәм элек расланган төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, 2020 елга кагыйдәләр җыелмасын актуальләштерү Планын тәкъдим итте.
Россиянең төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлауның смета бәясен дөрес итеп билгеләүне проект документларының дәүләт экспертизасы предметына кертү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнарына эксперт ярдәме күрсәтү институтын кертү белән бәйле булган норматив-хокукый акт проектын эшләүне тәмамлады.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Казан шәһәрендә 2020 елның 16-20 март көннәрендә «Ситуацион ярдәм күрсәтү, хезмәт күрсәтелү һәм инвалидлыгы булган гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иткәндә озата бару» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.
2020 елның 15 гыйнварында чыккан 16 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән «Россия Федерациясе субъектларының ике һәм аннан да күбрәк булган территориаль планлаштыру схемасы проектын яки Россия Федерациясе субъектының территориаль планлаштыру схемасы проектын һәм Россия Федерациясе субъектының территориаль планлаштыру схемасы проектын килештерү турында Нигезләмәне раслау хакында» 2007 елның 24 мартында чыккан 178 номерлы РФ Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертелде һәм РФ Хөкүмәтенең кайбер актларының аерым нигезләмәләре үз көчен югалткан дип танылды.
Россиянең төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, төзүченең проект документларын әзерләү буенча бурычы 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән расланган проект документларының бүлекләре составы һәм аларны карап тотуга карата таләпләр турындагы Нигезләмә таләпләренә катгый рәвештә туры китерелеп, шәһәр төзелеше законнары белән капиталь төзелеш объектына капиталь ремонт үткәргәндә каралмаган.
Смета документларын төзегәндә рөхсәт ителгән 6 хатаны карап үтик. Смета бәясен дөрес итеп билгеләгәндә ачыкланган түбәндәге хаталарны күзәтү киләсе мәкаләдә каралып үтәчәк.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның I кварталына төзелеш смета бәясенең үзгәреш индекслары күләмен, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре, җибәрү-көйләү эшләре, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләмен, шулай ук башка эшләр һәм җиһазлар буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләмен билгеләде.
«Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ тарафыннан, иң экономияле вариантны сайлап алып, заказ бирүче тарафыннан расланган бәя күрсәткечләренең чагыштырма таблицасы белән, уртача смета бәяләренең федераль җыентыгында төзелеш ресурсларының смета бәяләре булмаган очракта, смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәргәндә, прайс-листлар буенча смета документларына кертелгән материалларның һәм җиһазларның бәясенә конъюнктур анализ бирү кирәклеген норматив яктан нигезләү буенча аңлатмалар бирелде.