2018 елның 3 августында чыккан 518н номерлы Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының боерыгы белән инвалидларны эш белән тәэмин итү ярдәмендә озата баруны оештыру буенча дәүләт хезмәтенең Федераль дәүләт стандарты расланды, аның нигезендә дәүләт хезмәте күрсәтелү регламенты билгеләнгән.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Казан шәһәрендә 2020 елның 16-20 март көннәрендә «Ситуацион ярдәм күрсәтү, хезмәт күрсәтелү һәм инвалидлыгы булган гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иткәндә озата бару» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Курсның максаты: эшкә урнашканда инвалидлыгы булган кешеләрне озата баруның практик аспектлары буенча белгечләрнең компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
1 тыңлаучы өчен курс бәясе: 18 000 сум (ӨБС салынмый, яшәүне һәм йөрүне үз эченә алмый).
(!) Урыннар саны чикләнгән. Кунакханәне броньлау мөстәкыйль рәвештә башкарыла.
Катнашу өчен заявкалар info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат (843) 272-65-60, 253-75-49 телефоннары буенча.