Мәҗит Хаҗип улы Салихов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый!

2020 елның 6 марты, җомга

Хөрмәтле коллегалар – хатын-кызлар, кешелекнең гүзәл яртысы!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне беренче яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Һәрвакыт хатын-кыз ярдәме белән ир-атлар яхшырак булырга омтылды, каһарманлык кылдылар, авырлыкларны җиңеп чыктылар, тынычлыкны сакладылар, тотрыклылыкны бәяләделәр, иҗат иттеләр.

Сез безгә тормыш энергиясе кертәсез, игелеклерәк, көчлерәк, үз-үзебезгә ышанырга ярдәм итәсез, ә Сезнең эчке көчегез безгә барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Безнең илдә бөтен тармаклар хатын-кызлар җилкәсендә, Сезнең белемнәрегездә, һөнәри осталыгыгызда һәм фидакарьлегегездә саклана. Заманча хатын-кызлар авырлыклардан курыкмый, шул ук вакытта балалар үстерергә, якыннары турында кайгыртырга һәм өйдә рәхәтлекне сакларга өлгерәләр.

Без Сезнең уңышларыгыз һәм казанышларыгыз белән горурланабыз, Сез безне күңел матурлыгы һәм сөйкемлелеге белән яулыйсыз, яхшылыкка өмет тудырасыз һәм бөек эшләргә рухландырасыз.

Сезгә һәм якыннарыгызга бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек, тынычлык телим. Күңелдә һәрвакыт шатлык булсын, ә җанда – илһам һәм яз!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International