Лупа астындагы объект: Менделеевсктагы Ушковларның завод конторасы

2026 елның 22 июле, чәршәмбе

Менделеевскның туган якны өйрәнү музее-Россия сәнәгате тарихының чын шаһиты. «Лупа астындагы объект» рубрикасында бу архитектура һәйкәленең ремонт-реставрация эшләре ничек узачагы турында сөйлибез.

Музей элеккеге химия җитештерү конторасы бинасында урнашкан, ул сәүдәгәрләр Ушковларны, Дмитрий Менделеевны һәм Борис Пастернакны хәтерли. Реставрациядән соң бинага тарихи исемен – «Ушковлар конторасы» кайтарачаклар.

Бондюжский химия заводының беренче продукциясе 1868 елда чыгарыла. Ә инде ике елдан соң, 1870 елда, идарәче аппарат һәм предприятие хезмәткәрләре өчен аерым бина – завод конторасы төзелә. Бу 15 метрлы күзәтү манаралы роман донжоны стилендәге П-хәрефе рәвешендәге бер катлы бина, ул төзүчеләр уйлавынча, борынгы замокны хәтерләтергә һәм заводка игътибар җәлеп итәргә тиеш булган.

Бинаның архитектур кыяфәтенә төбәк традицияләре туры килә: беренче катны бут ташыннан һәм кирпечтән салалар, диварларны урта гасырларга туры китереп стильләштерәләр, ә почмакларны рустка үрелгән таш белән беркетәләр. Контора эчендә сәүдәгәрләр көнкүреше атмосферасы: чуен камин, имән тоткычлар һәм бөтен ил буенча дан тоткан атаклы Ушков идән плитәсе.

Ярты гасыр узгач, XX гасырның беренче яртысында бинаны агач бурадан икенче кат белән өстәп төзегәннәр, штукатурлаганнар һәм буяганнар. 1917 елгы революциядән соң П.К. Ушковның химия заводлары ширкәтенең бөтен милке миллиләштерелә, ә контора Карпов исемендәге заводның административ корпусына әверелә. Анда дирекция һәм предприятие бүлекләре 1985 елга кадәр урнашкан.

1985 елдан 1989 елга кадәр бинада һөнәри-техник училище урнашкан. 1991 елда аны туган якны өйрәнү музеена тапшыралар, һәм шул вакыттан бирле ул шәһәрнең мәдәни үзәге булып хезмәт итә.

Реставрация: үткәнне саклап, киләчәкне булдырып

Бинага косметик ремонт кына түгел, ә заманча музей файдалануына җайлаштырылган тулы  реставрация кирәк. Проект дәүләт экспертизасын узды һәм ТР Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.

Реставрация барышында белгечләргә мәдәни мирас объектын саклау буенча бурычларның тулы бер комплексын хәл итәргә кирәк булачак - фасадларны, интерьерларны реставрацияләү, инженер системаларын тулысынча алыштыру, инвалидлар өчен керү мәйданчыкларын төзекләндерү.

Заказчы: «Менделеевск шәһәренең Туган якны өйрәнү музее» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

Техник заказчы: «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Проектлаучы: «Елена Шилованың архитектура-реставрация компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Кызыклы фактлар

  • Биредә Дмитрий Менделеев эшләгән. Бөек галим беренче тапкыр заводка 1868 елда килә, ә аннары Ушковларга җитештерү мәсьәләләре буенча берничә тапкыр консультация бирә. 1953 елда бинага аның хөрмәтенә мемориаль такта куела.
  • Монда Борис Пастернак хезмәт иткән. 1916-1917 елларда булачак Нобель премиясе лауреаты Бондюжский заводның хәрби-исәп буенча эшли, фронтка чакырылган эшчеләрне исәпкә алу белән шөгыльләнә. Менделеевскта 2021 елда аның шәһәрдә булуы хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырганнар. Бондюжский заводлары «Доктор Живаго» романындагы Крюгер заводларының үрнәге була алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International