Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына ТР Дәүләт экспертизасының төзелешетә бәя кую идарәсе башлыгы Татьяна Антонова җавап бирә.
Сорау: ресурс-индекс ысулы белән исәпләгәндә нинди чикләнгән чыгымнар исемлеге компенсацияләнергә тиеш (вакытлы биналар һәм корылмалар, кышкы кыйммәтләнү, көтелмәгән чыгымнар һ. б.) һәм аларны исәпләү ысулы нинди?
Җавап:
1. Вакытлы биналарны һәм корылмаларны төзүгә һәм бетерүгә чыгымнар смета нормативлары нигезендә җыелма смета исәп-хисабының 8 бүлегенә кертеләләр, алар турындагы белешмәләр Смета нормативларының федераль реестрына кертелгән – вакытлы махсус ярдәмче корылмалардан тыш һәм җыелма смета исәп-хисабының тиешле бүлекләренең объект смета исәп-хисапларында (сметаларында) өстәмә рәвештә турыдан-туры исәпкә алына торган җайланмалардан тыш (2020 елның 4 августындагы 421/пр номерлы методикасының 153 пункты)
421/пр Методикасының 154-158 пункты нигезендә вакытлы биналарны һәм корылмаларны төзүгә һәм бетерүгә билгеләнгән акчалар күләме Методиканың 21 пункты нигезендә билгеләнә (РФ Төзелеш Министрлыгының 2020 елның 19 июнендәге 332/пр номерлы боерыгы, үзгәрешләр белән). Ул түбәндәге ысулларның берсе белән билгеләнә:
а) вакытлы биналарны һәм корылмаларны төзүгә һәм бетерүгә чыгымнар нормативларын кулланып, норматив ысул белән;
б) вакытлы биналар һәм корылмалар исемлеге һәм характеристикалары турында проект һәм (яисә) башка техник документлар белешмәләре нигезендә исәпләү ысулы белән.
Вакытлы биналарны һәм корылмаларны урнаштыру һәм бетерү чыгымнарын билгеләүнең норматив ысулы заказчы карары буенча проект һәм (яисә) башка техник документлар белешмәләре нигезендә аларның урнашу урынына бәйсез рәвештә кулланылырга мөмкин.
Акчаларның күләмен исәпләү ысулы белән билгеләгәндә, әлеге методиканың 154 пунктындагы «б» пунктчасы нигезендә локаль смета исәп-хисаплары (сметалар) һәм чыгымнарны калькуляцияләү эшләнә.
Норматив һәм исәп-хисап ысулларын бер үк вакытта куллану рөхсәт ителми, искәрмә – Смета нормативларының федераль реестрына кертелгән очраклар
2. 421/пр методикасының 9нчы кушымтасының 2.1 пункты нигезендә, кышкы вакытта эшләр башкарганда өстәмә чыгымнар ФРСНга кертелгән смета нормативларын кулланып исәпләнә.
Әлеге чыгымнар кышкы вакытта эшләр башкарганда өстәмә чыгымнарны билгеләү методикасы нигезләмәләре буенча кабул ителә (РФ Төзелеш Министрлыгының 2021 елның 25 маендагы 325/пр номерлы боерыгы белән расланган) Вакытлы биналарга һәм корылмаларга объект төзү ихтыяҗы төзелешне оештыру проекты белән нигезләнә. Вакытлы биналарны һәм корылмаларны төзү һәм бетерү чыгымнары, кышкы вакытта эшләр башкару чыгымнары төзелеш бәясенең җыелма смета исәп-хисабы составына кертелә – проект һәм (яисә) башка техник документация, заказчының мондый документацияне эшләүгә техник биреме белән тиешенчә нигезләнгәндә.
3. 421/пр методикасының 179 пункты нигезендә төзелеш бәясенең җыелма смета исәп-хисабы составына шулай ук көтелмәгән эшләргә һәм чыгымнарга акчалар резервы кертелергә мөмкин, ул түбәндәге очракларда ихтыяҗ туа торган эшләр һәм чыгымнар бәясен каплау өчен билгеләнгән:
а) эш документациясен әзерләү процессында;
б) төзелеш барышында проект документациясендә каралган проект карарларын һәм (яисә) төзелеш шартларын төгәлләштерү нәтиҗәсендә;
в) эшләрне башкаруның элек исәпкә алынмаган һәм (яисә) үзгәргән катлауландыра торган факторларын, шартларын һәм ысулларын ачыклау нәтиҗәсендә, шул исәптән төзелгән конструкцияләрне яңадан планлаштыруга һәм инженерлык һәм технологик җиһазларның монтаж схемаларын үзгәртүгә бәйле эшләрне башкаруны күздә тоткан махсус статуслы объектлар өчен проект документациясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә.
Көтелмәгән эшләргә һәм чыгымнарга акчалар резервы заказчы тарафыннан тиешле бюджет акчаларын баш бүлүче белән килештереп билгеләнә (бюджет акчаларын баш бүлүче заказчы булган очраклардан тыш). Резервның күләме түбәндәге күрсәткечләрдән артмаска тиеш:
а) 2% - җитештерү билгеләнешендәге булмаган капиталь төзелеш объектлары өчен;
б) 3% - җитештерү билгеләнешендәге капиталь төзелеш объектлары, линия объектлары өчен;
в) 10% - РФ Шәһәр төзелеше кодексының 48.1 маддәсендә каралган уникаль, аеруча куркыныч һәм техник яктан катлаулы капиталь төзелеш объектлары өчен.