Шәһәр төзелешен зоналаштыру һәм территорияне планлаштыру буенча мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны, шулай ук дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алу буенча мөнәсәбәтләрне камилләштерү өлешендә «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» дигән яңа федераль закон кабул ителде.
Хәзер җирле үзидарә органнары тиешле шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрмичә генә территорияне комплекслы рәвештә үстерүне мөстәкыйль гамәлгә ашыру турында карар кабул итәргә хокуклы.
Территориядән файдалануның аерым шартлары булган зоналарда урнашкан объектлар аныкланды, яңа закон нигезендә алар өчен бары тик дәүләт экспертизасы гына каралган.
Федераль дәрәҗәдәге дәүләт экспертизасына тиешле объектлар исемлеге тәгаенләнде.
Дәүләт милкендәге чиктәш һәм өченче затлар хокуклары белән авырайтылмаган территорияләрнең комплекслы үсеше чикләренә коммуналь, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен кертергә мөмкин.