ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Новгородта үткән «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» VI конференциясендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Александр Сергей улы Козлов төзелеш тармагын һәм ТКХ цифрлаштыру стратегиясе турында сөйләде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә уңайлы мохит буенча квалификация күтәрү курслары үтәчәк.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 2 июнндә чыккан 1486-р номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең күрсәтмәсе белән төзелешкә, үзгәртеп коруга карата проект документлары дәүләт экологик экспертиза объектлары булмаган социаль инфраструктура объектлары исемлеге расланды.

2021 елның 1 июленнән «Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналар һәм корылмаларның үтемлелеге СНиП 35-01-2001» актуальләштерелгән 59.13330.2020 КҖ гамәлгә керә.


25
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 30 июнендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналарны һәм корылмаларны проектлау, төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлаганда типик хаталарны карап үтү» дигән семинар үткәрәчәк.

Төзелеш ресурсларына карата бәяләр сизелерлек итеп арткан очракта, төзелеш эшләрен башкаруга дәүләт контракты бәясен һәм/яки вакытын үзгәртү, төзелешнең гомуми бәясен арттыруга һәм контрактны үтәү мөмкин булмаган очракта, шул исәптән проект документларына үзгәрешләр кертү, түбәндәге шартларны үтәгәндә яклар килешүе буенча мөмкин.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен Россия буенча вакытында теләсә нинди катлаулы проектларга экспертиза ясый. Безнең заказчылар өчен төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата уникаль бонус программасы бар – бу очракта, кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү каралган.

2022 елдан башлап Россия төзелеш министрлыгы Россия мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, гамәли ихтыяҗларны исәпкә алып, төзелеш буенча югары уку йортлары өчен белем алу программаларын эшли башлаячак.


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУ балалар поликлиникасын төзү» объектының проект документлары каралып үтте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Төзелеш министры Марат Мансур улы Айзатуллин Космонавтлар урамы буенча бина төзелешенең барышын тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International