Болгар шәһәрендә балалар иҗаты йорты төзелеше буенча «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең бәяләмәсе

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендә балалар иҗаты йорты төзелеше буенча уңай бәяләмә бирелде

Балалар иҗат йорты гомуми мәйданы 1586 кв.м. булган 2 катлы бинадан гыйбарәт һәм 84 кешегә исәпләнгән.

Беренче катта вестибюль, гардероб, сак посты, эстрада белән концерт залы, артистлар залы, декорацияләр залы, бию белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук балалар белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр, административ һәм техник бүлмәләр урнашачак.

Икенче катта ритмика һәм бию белән шөгыльләнү өчен заллар, балалар иҗтимагый оешмалары, музей, радиокүгәрәк, тегү һәм рәсем, шашка, шахмат, компьютер классы бүлмәләре урнашкан.

Проект нигезендә балалар иҗат йортын халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен мөмкин булган зоналарны һәм бүлмәләрне визуаль, тавыш һәм тактиль кисәтү мәгълүмат чаралары белән җиһазлау каралган.

Можно заполнить заявление о проведении экспертизы, подать документы в электронном виде gosekspertiza-rt.ru горячая линия по вопросам экспертизы: + 7 (843) 207-06-04 или по электронной почте help.uslugi@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International