2020 елның 3 декабрендә Халыкара инвалидлар көнендә «Уңайлы мохит» ирекле Тоталь тест бөтенроссия онлайн-акциясе үтәчәк, анда теләге булган һәр кеше уңайлы мохит мәсьәләләре буенча үз белемнәрен һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу күнекмәләрен тикшерә ала.
«Иң яхшы сметчик» конкурсында бөтен Россиядән сметчиклар катнаша ала. Үз көчләрен һәм һөнәри осталыкларын тикшерергә теләүчеләр өчен уникаль конкурс!
РФ Хөкүмәте «Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы турында» 2016 елның 23 сентябрендә чыккан 959 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертте.
РФ Хөкүмәте линияле объектны төзү яки реконструкцияләү өчен территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү таләп ителми һәм төзелешкә рөхсәт алырга кирәкми торган очраклар исемлеген яңадан карап үтте.
Кадерле һәм мәрхәмәтле хатын-кызларыбыз – әниләребез һәм әбиләребез! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
«Аккош күле» терлекчелек комплексының 400 баш эре мөгезле терлеккә карата бәйсез абзар төзү проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чернышевка авылында 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының капиталь төзелеш объекты буенча уңай бәяләмә бирде. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 3 мең кв. м.
Квалификацияле экспертлар тарафыннан үткәрелгән проектларга экспертиза төзелеш кагыйдәләрендә һәм нормаларында хаталар булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, объектның ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Бу шулай ук ресурсларны тотуга өстәмә контроль, финанс хәвеф-хәтәрләрен киметү. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәрүгә уникаль бонус программасын эшләтеп җибәрде.
Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Татарстан Республикасы, Биектау, Чернышевский ур., 14 нче йорт адресы буенча 40 фатирлы торак йорт» объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеш буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Казан шәһ. Идел буе районындагы Оренбург тракты урамы буенча борылыш төен төзелешенә карата бәяләмә бирде. Объект буенча проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, төзүче биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженер-геологик эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеш буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.