Кадерле һәм мәрхәмәтле хатын-кызларыбыз – әниләребез һәм әбиләребез!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле булачак. Әниләр көнен бәйрәм итү – ул безнең өчен әниләребез эшли торган барлык яхшылыклар өчен рәхмәтебезне белдерүгә, аларның мәхәббәтенә һәм аңлаучанлыгына карата менә дигән мөмкинлек.
Ана йөрәкләренең җылылыгы безнең дөньяны тормышның беренче минутларыннан ук җылыта. Нәкъ менә Сезнең ярдәм белән тормыш башлана, һәм Сез табигать белән йөкләнгән бөек миссияне лаеклы рәвештә башкарып чыгасыз һәм безне игелекле кешеләр итеп тәрбиялисез.
Мәңгелек рәхмәт Сезгә, кадерле хатын-кызлар, әниләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, үзегезгә һәм балаларыгызга чиксез ышаныч, мәхәббәт, шатлык, күтәренке кәеф телим. Тынычлык һәм уңайлылык иңсен йортыгызда! Тормышыгызда ана йөрәге өчен кайгырулар азрак һәм ачык күңел өчен шатлыклар күбрәк булсын.