2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект һәм смета документларын, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 12 мәгариф өлкәсе учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 25 торак йортның проект документларын, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен һәм смета документларын карап үтте.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 2 ноябрендә чыккан 44016-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 12 ноябрендә чыккан 45484-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 23 ноябрендә чыккан 47349-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2020 елның IV кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.
2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасының 40 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
Заказ бирүчеләрнең күпсанлы сораулары буенча 2020 елның 8 һәм 18 декабрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелеш объектларының смета бәясен билгеләү методикасы һәм аны куллану» темасына кыска сроклы онлайн курслар үткәрәчәк.
РФ төзелеш министрлыгы гамәлдәге линия объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау максатыннан проект документларын әзерләгәндә мәҗбүри үтәлергә тиешле техник таләпләрнең һәм шартларның составына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне раслады.
Төзелеш өлкәсендәге документлар гамәлгә кертелде.
2020 елның 3 декабрендә Халыкара инвалидлар көнендә «Уңайлы мохит» ирекле Тоталь тест бөтенроссия онлайн-акциясе үтәчәк, анда теләге булган һәр кеше уңайлы мохит мәсьәләләре буенча үз белемнәрен һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу күнекмәләрен тикшерә ала.
«Иң яхшы сметчик» конкурсында бөтен Россиядән сметчиклар катнаша ала. Үз көчләрен һәм һөнәри осталыкларын тикшерергә теләүчеләр өчен уникаль конкурс!
РФ Хөкүмәте «Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы турында» 2016 елның 23 сентябрендә чыккан 959 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертте.