ИГОРЬ МАНЫЛОВ: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨТЕН ТАРМАК ӨЧЕН КӨН ТӘРТИБЕН ТӨЗИ
Татарстан Республикасы төзелеш комплексы һәм ТР Дәүләт экспертизасы эшчәнлеге турында ФАУ «Главгосэкспертиза России» башлыгы Игорь Манылов югары фикер белдерде. Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгатендә ул ассызыклады: «Татарстан – экспертиза чыннан да инвестицион климатның бер өлешенә әверелгән регион ул. Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы тарафыннан тупланган тәҗрибәне башка төбәкләргә дә җәелдерергә кирәк. Бу оештыру эшенең һәм профессиональлекнең югары дәрәҗәсе. Федераль хөкүмәт куйган төп бурыч-срокларны кыскарту, чыгымнарны оптимальләштерү һәм объектларның иминлеген тәэмин итү».
МАРАТ АЙЗАТУЛЛИН: ЭКОНОМИЯЛӘНГӘН ҺӘР СУМ ЭШКӘ БАРА
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин үз чыгышында экспертлар берләшмәсе эшенең икътисадый нәтиҗәсенә игътибарны юнәлтте: «Республика бүген рекордлы күләмдә торак һәм социаль объектлар төзи. Һәм монда тизлек кенә түгел, ә бюджет кертемнәренең нәтиҗәлелеге мөһим. Ресурслар кытлыгы шартларында төзелештә югалтуларны иртә стадияләрдән башлап киметү бик мөһим. Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасының системалы эше нәтиҗәсендә бюджет акчаларын экономияләү Татарстан халкына эшли торган миллионнарча сум тәшкил итә».
ЛЕОНИД СТАВИЦКИЙ: ЭКСПЕРТИЗА ЯРДӘМ БУЛЫРГА ТИЕШ, ТИКШЕРҮ ТҮГЕЛ
Россия экспертизалары Ассоциациясе Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий республиканың эксперт эшчәнлеген цифрлаштыруның федераль көн тәртибенә системалы интеграцияләнүен билгеләп үтте: «Без Россия экспертизалары ассоциациясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасының нәтиҗәле эшен күрәбез. Хезмәттәшләр тәкъдим иткән цифрлы сервислар аерым игътибарга лаек, – шул исәптән, ясалма интеллект ярдәмендә проектлауга бирем эшләү. Бу карар документация әзерләү вакытын сизелерлек кыскартырга, еш хаталарны киметергә һәм процессларның гомуми үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Мондый технологияләрне кертү – бөтен ил масштабында бердәм цифрлы экспертиза мохитен формалаштыруга мөһим адым».
РАФАР ШАКИРОВ: ГАМӘЛДӘГЕ ЧАКЫРУЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ ЭКСПЕРТИЗАСЫ ҺӘМ РЕСПУБЛИКАНЫҢ БАРЛЫК ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ӨЧЕН ҮСЕШ НОКТАЛАРЫНА ӘВЕРЕЛДЕРЕРГӘ КИРӘК
Утырышны ачып, ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров учреждениенең эш векторы үзгәрүен билгеләде: «Күп кенә заказчылар дәүләт экспертизасы ресурслар таләп итә торган каршылык дип уйлый. Дәүләт экспертизасы үз ягыннан төзелеш нормативларын үтәү тәртибен тәэмин итә һәм проект этабында фикер каршылыкларын бетерергә, бюджет кысаларында төзү өчен объектның бәясен киметергә мөмкинлек бирә. Безнең эш күптән инде тапшырылган документацияне тикшерү кысаларыннан чыкты һәм экспертиза үткәргәндә заказчыларны күзәтүне, катлаулы мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтүне үз эченә ала».
2025 ел нәтиҗәләре буенча учреждение план күрсәткечләрен үтәп кенә калмады, ә аларны сизелерлек арттырды – 3725 нәтиҗә бирелгән, бу алдагы ел күрсәткеченнән 18%ка күбрәк. Бу Россия эксперт оешмалары рейтингында 3 урын, Мәскәү дәүләт экспертизасыннан һәм Россия Баш дәүләт экспертизасыннан соң.
Чараның аерым блогы гамәлдәге тармак белән хезмәттәшлек практикасына багышланган иде. Залда-төбәкнең төп төзелеш компанияләре җитәкчеләре: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды, Ак Барс Девелопмент, Унистрой, БРИЗ, СМУ-88, ДОМКОР һәм башкалар, шулай ук дәүләт заказчылары – ГИСУ РТ, ГУИС РТ, ТР ТХК Фонды һәм Главтатдортранс.
ООО «Архитектурное бюро АБ1» директоры, Ак Барс Девелопмент генераль директоры урынбасары Иван Мошка ТР Дәүләт экспертизасы һәм девелопер компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, экспертлар белән алдан белән үткәрелгән консультацияләр документлар тапшырганчы ук җитешсезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә – бу эш вакытын экономияли һәм экспертизаның соңгы этапларында проектны төзәтмәскә мөмкинлек бирә. Спикер сүзләренчә, мондый алым практикада үз нәтиҗәлелеген күрсәткән инде: берничә эре проект беренче тапкырдан ук экспертиза узды, ә аларны гамәлгә ашыру сроклары өчтән бергә кыскарды. Уңышның төп сере – проектлаучылар, төзүчеләр һәм экспертлар арасында эш башыннан ук туры диалог булдыру.
Утырыш оешманың партнерларын һәм баш экспертларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.