Проектның максаты – проектлауга XML-биремендә мәҗбүри пункт

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

XML-схемада формалаштырыла торган проектлау биремнәрендә хәзер проектны гамәлгә ашыру максатын күрсәтү мәҗбүри булды. Бу таләп федераль законнар белән беркетелгән стратегик планлаштыру кагыйдәләренә нигезләнгән һәм төзелеш объектларының үсешнең милли максатлары белән килешенгәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән.

«Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә стратегик планлаштыру федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла. Закон социаль-икътисадый үсешнең максатын билгеләү, планлаштыру һәм программалаштыру процессларын җайга сала.

Законның төп төшенчәләре:

РФ Социаль-икътисадый үсеш стратегиясе – дәүләт идарәсенең озак сроклы өстенлекләре, максатлары һәм бурычлары системасын үз эченә алган стратегик планлаштыру документы, РФ тотрыклы һәм баланслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән;

Социаль-икътисадый үсеш максаты – стратегик планлаштыруда катнашучылар тарафыннан үз эшчәнлегенең ориентиры итеп билгеләнә торган икътисад, социаль өлкә торышы, ул сан һәм (яисә) сыйфат күрсәткечләре белән билгеләнә.

Социаль-икътисадый үсеш бурычы – билгеле бер чорда үткәрелергә тиешле үзара бәйле чаралар комплексы, аны гамәлгә ашыру социаль-икътисадый үсеш максатларына ирешүне тәэмин итә;

Планлаштыру – максатларны билгеләү кысаларында әзерләнә торган стратегик планлаштыру документларындагы РФ Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләрен эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча стратегик планлаштыруда катнашучыларның эшчәнлеге, башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге планнары һәм РФнең социаль-икътисадый үсеше һәм милли иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге башка планнары.

Программалаштыру – максатларны билгеләү кысаларында әзерләнә торган стратегик планлаштыру документларындагы дәүләт һәм муниципаль программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча стратегик планлаштыруда катнашучыларның эшчәнлеге, РФ Социаль-икътисадый үсеше һәм милли иминлеген тәэмин итү максатларына һәм өстенлекләренә ирешүгә юнәлдерелгән.

Милли проект – вакыт һәм ресурс чикләүләре шартларында уникаль нәтиҗәләр алуга юнәлдерелгән планлаштырыла торган чаралар комплексын үз эченә алган стратегик планлаштыру документы. Алар РФ үсешенең милли максатларына һәм РФ Президенты билгеләгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итә, шулай ук РФ Президенты һәм РФ Президенты тарафыннан вәкаләт бирелгән координация органы карарлары буенча иҗтимагый әһәмияткә ия башка нәтиҗәләрне, бурычларны һәм аларның күрсәткечләрен тәэмин итәләр.

РФ Дәүләт программасы – дәүләт сәясәтенең бурычлары, гамәлгә ашыру сроклары, башкаручылары һәм ресурслары, кораллары буенча үзара бәйләнгән планлаштырыла торган чаралар комплексын үз эченә алган стратегик планлаштыру документы. Әлеге чаралар төп дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше һәм милли иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекләренә һәм максатларына ирешүне тәэмин итә;

РФ субъектының дәүләт программасы – бурычлар, гамәлгә ашыру сроклары, башкаручылар һәм ресурслар буенча үзара бәйле планлаштырыла торган чаралар комплексын үз эченә алган стратегик планлаштыру документы. Чаралар  РФ субъектының социаль-икътисадый үстерү максатларына иң нәтиҗәле ирешүне һәм бурычларны хәл итүне тәэмин итә.

Муниципаль программа – бурычлар, гамәлгә ашыру сроклары, башкаручылар һәм ресурслар буенча үзара бәйле планлаштырыла торган чаралар комплексын үз эченә алган стратегик планлаштыру документы. Чаралар муниципаль берәмлек социаль-икътисадый үстерү максатларына иң нәтиҗәле ирешүне һәм бурычларны хәл итүне тәэмин итә.

Программа-максатчан принцип ул РФ социаль-икътисадый үсешенең һәм милли иминлеген тәэмин итүнең өстенлекләрен һәм максатларын билгеләү, гамәлгә ашыру максатлары, сроклары буенча үзара бәйләнгән милли проектлар, РФ Дәүләт программалары, РФ субъектларының дәүләт программалары, муниципаль программалар эшләү һәм аларны финанслау күләмнәрен һәм чыганакларын билгеләү.

Проектлауның үсеш стратегиясе белән бәйләнеше

2030 елга кадәр РФ пространство үсеше стратегиясе буенча, төзелеш проектын гамәлгә ашыру милли максатларга ирешү өчен пространство үсешенең баланслы системасын булдыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Икътисадны территориаль оештыруның оптималь формаларын эзләү, терәк торак пунктларны үстерүгә мөмкинлек бирә. Алар илнең инфраструктура һәм икътисадый каркасын барлыкка китерә, социаль, энергетика, коммуналь, транспорт һәм мәгълүмат-телекоммуникация инфраструктурасы үсеш ала – моннан тормыш сыйфаты яхшыра.

Яңа мәҗбүри таләп

Проектлауга бирем капиталь төзелеш объектының техник-икътисадый күрсәткечләрен ача торган төп документ булып тора, ул төзелеш проектының иң чик бәясен һәм техник чишелешләренә таләпләрне, шулай ук планлаштыру һәм программалаштыруның мөһим элементын үз эченә ала.

Проектлауга бирелгән биремнәрдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе пространство үсеше стратегиясенә туры килә торган максат һәм бурычларны мәҗбүри рәвештә билгеләргә кирәк.

Проектны гамәлгә ашыруның билгеләнгән максатлары бюджеттан финанслау шартларында объектны милли проектларга кертү максатларында әлеге билге буенча төгәлләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Максат сыйфатында нәрсә күрсәтелергә мөмкин?

Максат – ахыргы иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗә. Мәсәлән:

  • торак төзелешен үстерү;
  • арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү;
  • транспорт, социаль яисә коммуналь инфраструктураны үстерү;
  • сәламәтлек саклау яисә мәгариф объектларын яңарту;
  • туристлык инфраструктурасы объектларын төзү;
  • авыл хуҗалыгын һәм мелиорацияне үстерү;
  • физик культураны һәм спортны, мәдәният инфраструктурасын үстерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International