Рендерларга ышанмагыз! Яңа төзелгән йорт кимчелексез була аламы?

2025 елның 3 июне, сишәмбе

ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Гүзәл Ногманова «Татарстан 24» телеканалында «Актуаль сөйләшү» программасында катнашып, сыйфатлы яңа төзелгән йортта фатир сайлауның төп кагыйдәләрен ачты: «иң мөһиме — матур рендерларга һәм түбән бәягә бирешмәү», - дип кисәтте.

Сатып алганчы нәрсәгә карарга:

1. Төзүче репутациясе

Компаниянең тәмамланган проектларын өйрәнегез, биредә яшәүчеләр белән аралашыгыз. Аларның тәҗрибәсе - иң яхшы индикатор: «Алар төзүче проблемаларны ничек хәл иткәнен һәм яшерен дефектлар бармы-юкмы икәнен сөйләячәкләр".

2. Дәүләт экспертизасы роле

Бердәм реестрда (ЕГРЗ) дәүләт экспертизасы бәяләмәсе булу-булмавын һичшиксез тикшерегез.

«Бу куркынычсызлык гарантиясе. Әгәр объект «гаражларда» тикшерү узган икән — бу хәвефле сигнал».

3. Материаллар сыйфат турында сөйли

Керамоблоклардан йортлар сыйфатлырак дип санала, ә силикат блоклар еш кына утыруга һәм ярыкларга китерә.

Борчылу билгеләре:

• Подъездлардагы кәкре стеналар, төшергә әзер плитка - ваемсызлык билгесе.

• Җил үткәрүче тәрәзәләр.

• Күршеләрнең ишетүчәнлеге - чачар тавыш изоляциясе.

• Тәрәзәләрдәге конденсат - проектлау яки монтажлау хатасы.

Әгәр проблемалар күченгәннән соң ачыкланган булса:

Беренче 3 ел – төзелеш хаталарын төзәтер өчен бирелә! Нәкъ менә шул чорда яшерен дефектлар барлыкка килә. Гарантия срогын килешүдә ачыклагыз.

Гамәлләр алгоритмы:

• Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә (мәсәлән, туңган диварлар яки вентиляцияләр буенча).

• Әгәр ИК эшләми икән - төзүчедән экспертиза таләп итәргә.

• Баш тарткан очракта - бәйсез экспертизага заказ бирергә (мәсәлән, ТР Дәүләт экспертизасына мөрәҗәгать итәргә була) һәм дәгъва әзерләргә.

«Юридик яктан белемле булудан курыкмагыз! - дип ассызыклады Гүзәл Ногманова. - Экспертиза сезнең «фантазия» түгел, ә төзелеш дефекты булуын исбатлаячак».

Консультация: +7 (843) 207-06-04 (өстәмә. 501), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru - ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Ногманова Гүзәл Рифат кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International