Матур торак комплекслары фасадлары артында нәрсә яшеренгән һәм ни өчен торак куркыныч тудырырга мөмкин?

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

ТНВ һәм Чаллы-ТВ телекомпанияләре редакциясенә Яр Чаллы халкыннан «Маяк» торак комплексы буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Вәзгыятьне аңлату өчен журналистлар ТР Дәүләт экспертизасына мөрәҗәгать иттеләр.

Рәсем - бер, чынбарлык - икенче

Сатып алучы булачак йортның 3D-визуализациясен күргәч, барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган кебек тоела: яшел ишегаллары, иркен фатирлар, җир асты парковкалары. Әмма купшы презентацияләр артында еш кына проектлауда җитди хаталар — ә кайвакыт ачыктан-ачык хокук бозулар да күренә.

«Без, дәүләт экспертизасы буларак, көн саен проектлауга намуссыз караш нәтиҗәләре белән очрашабыз», — дип билгеләп үтә ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов. «Табыш артыннан куганда кайбер төзүчеләр аңлы рәвештә иң мөһим нәрсәдә — куркынычсызлыкта экономиялиләр».

Яр Чаллыдагы вәзгыять

«Маяк» торак комплексы җәмәгать шау-шуына сәбәп булды. Яңа корпусларның берсе инде булган йортның тәрәзәләреннән 50 сантиметр ераклыкта төзелә. «Мондый ераклыкта җилләтү дә, табигый яктырту да мөмкин түгел - яшәүчеләрнең элементар куркынычсызлыгы турында әйтеп тә торасы юк. Монда шәһәр төзелеше нормативларын бозу күзгә ташлана», - дип борчыла инде төзелгән йортта яшәүчеләр.

ТР Дәүләт экспертизасына әлеге объект буенча мөрәҗәгать килде һәм якын арада барлык тиешле тикшерүләр уздырылачак. Экспертлар проектлау вакытында хокук бозулар булганмы, яңа төзелешнең күрше биналарга йогынтысы нинди һәм проектка уңай бәяләмәне кем биргәнен ачыклыячак.

Типик хаталар

Кызганычка каршы, Чаллыда ачыкланган проблемалар кагыйдәдән искәрмә түгел. Дәүләт экспертизасы даими рәвештә түбәндәге хокук бозуларны теркәп бара:

• төзелеш проект документациясен бәяләмичә башлана - шуның аркасында күрше биналар зыян күрә;

• янгын куркынычсызлыгы таләпләре игътибарга алынмый;

• монолит конструкцияләрне исәпләү нормативларга туры килми, бу деформацияләргә, ярыкларга һәм утыруларга китерә;

• парковкалар, төзекләндерү, махсус техника өчен юллар тәэмин ителмәгән;

• геотехник фараз юк — һәм бу бигрәк тә куркыныч.

«Иң куркыныч хокук бозуларның берсе - нәкъ менә геотехник йогынты фаразының булмавы. Яңа төзелеш күрше йортларны җимерелүгә «этәрергә» мөмкин», - дип ассызыклый Ильяс Әхмәтҗанов.

«Гараж» экспертлары

Соңгы вакытта борчулы тенденция барлыкка килде - төзүчеләр ешрак «гараж» эксперт оешмалары хезмәтләренә мөрәҗәгать итә. Алар ерактан гына уңай бәяләмәләрне штампларга мөмкин. Акча алына – проект экспертиза уза.

Нәтиҗәдә сатып алучы «капчыктагы мәче» ала. Берничә елдан-шикаятьләр, судлар, иҗтимагый конфликтлар башлана.

«Экспертиза базарга куркыныч һәм халтур проектларны кертергә тиеш түгел. Һәм кәгазь өчен формальлектән котылырга кирәк. Без ялган компетентлы экспертлар кара исемлеккә кертелергә тиеш дип саныйбыз», — диде Ильяс Әхмәтҗанов.

Статистика буенча Татарстан Республикасы территориясендә 34 эксперт оешмасы эшли, шул исәптән Без – Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы һәм Мәскәү, Ярославль, Вологда, Красноярск, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән 33 экспертиза. 2025 елның 1 кварталында 177 объектның 18е генә безнең аша үтте. Калганнары-потенциаль куркыныч объектлар.

Киңәшләр

ТР әүләт экспертизасы экспертлары сатып алучыларга буклетларга һәм вәгъдәләргә генә таянмаска киңәш итә. Проектның кайда һәм ничек экспертиза узуын мөстәкыйль рәвештә тикшерергә мөмкин — торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы сайты аша (ЕИСЖС), адресны кертегез һәм сез проект декларациясен һәм торак йорт буенча белешмәләрне күрерсез.

Нәтиҗә бер: ышаныч проекттан башлана. Фундаментның ныклыгы гына түгел, озак елларга кешеләрнең тынычлыгы да экспертиза сыйфатына бәйле. Дәүләт экспертизасы гражданнарны намуссыз карарлардан һәм хаталардан сакларга тиешле оешма.

Сюжеты, подготовленные ТНВ и Челны ТВ  можно посмотреть здесь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International