Сорау-җавап: биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламенттагы үзгәрешләр

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Игорь Алексеев җавап бирә.

Сорау: 25.12.2023 № 653-ФЗ Федераль законы үз көченә кергәч, биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы техник регламентның дәлилләү базасы ничек үзгәрде?

Җавап: 1.09.2024 елдан 25.12.2023 № 653-ФЗ Федераль законның «Биналар һәм корылмалар куркынычсызлыгы турында Техник регламент «Федераль Законына үзгәрешләр кертү хакында» төп нигезләмәләре үз көченә керде.

Инженер эзләнүләрен башкарганда, архитектура-төзелеш проектлауны гамәлгә ашырганда, проект документациясенә экспертиза үткәргәндә һәм (яисә) инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза үткәргәндә, капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда, эксплуатацияләгәндә һәм җимергәндә кулланылырга тиешле таләпләр реестры (алга таба – Реестр) барлыкка килә.

Әлеге реестрны формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 31.09.2023 № 1417 карары белән расланган. РФ Хөкүмәтенең 5.08.2024 № 1047 карары нигезендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең «Стройкомплекс.РФ» бердәм дәүләт мәгълүмат системасының яңа функционалы кертелә, әлеге реестрны шунда урнаштыру күздә тотыла.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International