Сатып алуларда цифрлы революция: бердәнбер тәэмин итүче белән контрактлар онлайнга күчә

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

2025 елның 1 апреленнән бердәнбер тәэмин итүче белән контрактлар Бердәм мәгълүмат системасы (ЕИС) аша цифрлы формада төзелергә тиеш.

Бу үзгәреш 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән 360-ФЗ номерлы Федераль законга төзәтмәләр нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Хәзер законның билгеле бер пунктлары буенча контракт проектларын формалаштыру структуралаштырылган рәвештә генә гамәлгә ашырылачак.

2025 елның 31 мартына кадәр ЕИСны мондый контрактлар төзү өчен цмкинлеклщр тудырылган, әмма катгый таләп булмаган. Процессларны цифрлаштыру инде актив кертелә.

2024 елның 1 апреленнән конкурент процедуралар нәтиҗәләре буенча контрактлар шулай ук цифрлы форматта рәсмиләштерелә, бу яңа алымны базарда катнашучылар өчен таныш итә.

Тәэмин итүчеләр өчен цифрлы контрактның уңай аспектлары:

1. Вакытны һәм кәгазьне экономияләү. ЕИСта формалаштырылган документлар почтада югалмаячак һәм шунда ук заказ бирүчегә һәм тәэмин итүчегә имзага киләчәк. Контрактны үтәү аны төзегән көнне үк, вакытыннан алда үтәү яки планлы рәвештә булырга мөмкин.

2. Түләү срогы яклар кабул итү турындагы документларга кул куйганнан соң 7 эш көненнән артмый. Элек кәгазьдә төзелгән контрактлар өчен түләү 10 эш көненә кадәр тәшкил иткән.

3. Мәгълүматны кертү бер мәртәбә була, ә аны куллану контрактны үтәү процессында күп мәртәбә булырга мөмкин.

4. Цифрлы контракт тулы электрон документ әйләнешен күздә тота.

5. Документларны фальсификацияләү мөмкинлеге юк ителә.

6. Цифрлы документлар кәгазь чыганакка имзаланган һәм мөһер сугылган документлар белән бертигез көчкә ия.

7. Цифрлы контракттагы мәгълүмат төгәл структуралаштырылган һәм он-лайн режимда мөмкин.

8. Фикер каршылыклары беркетмәләре саны чикләнмәгән. Әлеге нигезләмә өстенлек сыйфатында бәхәсле характер йөртә, чөнки фикер каршылыклары беркетмәләрен җайга салу контракт төзү срокларына йогынты ясарга мөмкин.

9. Башкаручы контракт төзүдән баш тартырга хокуклы.

Цифрлы контракт шартнамәнең төп бүлекләрен генә үз эченә ала: контракт яклары, контракт предметы, финанслау, үтәү сроклары һәм этаплары, якларның счет реквизитлары.

Шартнамәнең барлык башка бүлекләрен кәгазьдә теркәп куярга була, файллар саны чикләнмәгән. Эшләр сметасы, эскиз, товар сызымы, гарантияләр турында белешмәләр шартнамәнең кушымтасы булырга мөмкин.

Цифрлы контракт аны ике як имзалаганнан һәм ЕИСта урнаштырганнан соң гына үз көченә керә.

Цифрлы контрактлар төзү шулай ук ЕИС мәйданчыгында ТР Дәүләт экспертизасы хезмәтләрен күрсәткәндә дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International