Төзелештә ясалма фәһем: ярдәмчеме, әллә һөнәрләрне юк итүчеме?

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Ясалма фәһем (ЯФ) төзелеш тармагына тиз үтеп керә. Ул инде биналарны проектлый, төзелеш проектларын анализлый һәм конструкцияләрне исәпли. Әмма элек кешеләр генә башкарган бурычларны тулысынча аңа ышанып тапшырырга ярыймы? Кайберәүләр ЯФне төзелешне тизләтә һәм җиңеләйтә торган технологик алгарыш дип саный, ә башкалар ул белгечләрне алыштырыр һәм җаваплылык дәрәҗәсен киметер дип курка. Кеше эшен ясалма интеллект белән алыштыру башландымы һәм бу төзелеш тармагына ничек тәэсир итәчәк?

47 еллык тәҗрибәсе булган инженер-төзүче, ТР Дәүләт экспертизасының Экспертиза идарәсе җитәкчесе урынбасары Тамара Сальникова фикеренчә: «Бу һөнәрдә интуиция, тәҗрибә һәм җаваплылык мөһим, ә машиналарга мондый бурычларны үз өстенә алырга әле иртәрәк».

Әмма төзелеш тармагын цифрлаштыру белгече Рәмис Алимов, киресенчә, без яңа дәвер алдында торабыз дип саный. «ЯФ инде катлаулы биналарны проектлый. Әлбәттә, кеше контроле кирәк, ләкин ЯФ – проектлау процессын тизләтә, хаталарны ачыклый һәм оптималь инженер чишелешләрен таба алырлык көчле инструмент», – дип тә өсти.

Бүгенге технологияләр күп процессларны автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Нейрочелтәрләр зур мәгълүмат күләмен анализлый, хаталарны ачыклый, бәясе, куркынычсызлыгы һәм энергия нәтиҗәлелеге ягыннан оптималь чишелешләрне таба. Әмма әзер проект алу өчен, мәсәлән, журналист, я башка гуманитар профессия кешесенең, нейрочелтәрләргә язган биреме генә җитәме?

«Сыйфатлы техник биремне бары тик белгеч кенә төзи ала, – дип билгели Алимов. Мәсәлән, журналист «өй төзергә» дигән сорау яза ала, ләкин сыйфатлы нәтиҗә өчен күп нюансларны исәпкә алу кирәк. Ясалма интеллект вариантлар тәкъдим итәчәк, ләкин сайлау һәм карар кабул итү барыбер кеше өстендә кала».

Тамара Сальникова моның белән килешә, ләкин беренче чиратта кеше контроленең мөһимлеген ассызыклый: «Кеше ЯФ башкарган эш әтиҗәсен бәяли белергә тиеш. Болай булмаса, куркынычсызлык һәм сыйфат куркыныч астында калырга мөмкин. ЯФ ничек кенә үсмәсен, соңгы карар әле бик күп еллар барыбер кеше өстендә кала».

Технологияләр тиз үсә, ләкин ЯФне төзелеш тармагына тулысынча кертү өчен ничә ел кирәк булыр? Рәмис Алимов фикеренчә, инде 5 ел эчендә ул проектлау, экспертиза һәм төзелешнең аерылгысыз өлешенә әйләнәчәк. Әмма Тамара Сальникова бу процесс 5–10 ел дәвам итәчәк һәм үсүнең, камилләшүнең чиге булмас.

Кешеләр инженер исәпләүләрен ясалма интеллектка ышанып тапшырырга әзерме?

Рәмис Алимов моңа үз фикере: «Әгәр исәпләүләр инженер тарафыннан тикшерелгән һәм расланган булса, мин үз йортым өчен тыныч булыр идем. ЯФ меңләгән бина турында мәгълүматны анализлый, җир тетрәүләр, давыллар яки башка табигый бәла-казалардан зыян күргәннәрен дә. Ул зәгыйфь урыннарны ачыклый, конструкцияне ныгыту вариантларын тәкъдим итә, оптималь йөкне исәпли. Бу куркынычсызлыкны берничә тапкырга арттыра!»

Цифрлаштыруга аяк басабыз икән, бу хезмәт базарына ничек тәэсир итәчәк? Кайбер һөнәрләр юкка чыгармы? Аеруча өлкән яшьтәге эксперт, белгечләр?

«Өлкән белгечләр юк, тәҗрибәле экспертлар бар, – дип саный Тамара Сальникова. – Иң мөһиме – яраклаша белү. Яшь булуың яки олы булуың мөһим түгел – әгәр үсешкә әзер түгелсең икән, читтә каласың».

Рәмис Алимов сүз кешеләрне эштән чыгару турында түгел, ә кадрларны переквалификация турында бара ди. «BIM-менеджерлар, программистлар, цифрлы технологияләр белгечләре кирәк булачак. Рутин хезмәт белән бәйле һөнәрләрдә, мәсәлән, сызуларда (чертеж) кыскартулар мөмкин, ләкин башка өлкәләрдә яңа мөмкинлекләр ачылачак».

Нинди һөнәрләр юкка чыгар, ә нинди яңа һөнәрләр барлыкка килер?

Автоматлаштыру һәм роботлаштыру кайбер традицион һөнәрләрнең юкка чыгуына китерәчәк. Алар арасында:

  • Сызучылар – ЯФ һәм BIM-технологияләр барлыкка килү белән кулдан чертеж ясауның кирәге калмый.
  • Гадәти проектлаучылар – ЯФ инде югары төгәллек белән проектлар булдыра ала.
  • Төзелеш материалларын үлчәүче лаборантлар – сенсорлар һәм автоматик контроль системалары моны тизрәк һәм төгәлрәк башкара.
  • Кирпеч салучылар – биналар төзү өчен 3D-принтерлар кул хезмәтен акрынлап алыштыра.

Ләкин алар урынына яңа һөнәрләр барлыкка киләчәк:

  • BIM-менеджерлар – биналарның цифрлы моделләрен булдыру белгечләре.
  • Төзелеш роботлары операторлары автоматлаштырылган машиналар һәм 3D-принтерлар белән идарә итәчәк.
  • Мәгълүмат белгечләре – зур күләмле мәгълүмат һәм ясалма интеллект ярдәмендә төзелеш проектларын анализлаучы профессионаллар.
  • Акыллы биналар буенча белгечләр – энергия нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлык белән идарә итү системаларын эшләүче инженерлар.

Шул ук вакытта, роботлаштыру төзелеш тармагына инде тәэсир итә. Тармакта җитешмәгән кирпеч салучыларны өлешчә биналарны бастырып чыгара торган 3D-принтерлар алыштыра. Шулай да, прораблар кебек һөнәрләр, мөгаен, калачак. «Төзелешне оештыру кеше катнашын таләп итә», – дип саный Алимов.

Ясалма интеллект кешеләргә тизрәк һәм төгәлрәк эшләргә ярдәм итә, әмма аларны тулысынча алыштырмый. «Элек миндә ясалма фәһем кешеләрне, шул исәптән инженерларны да алыштырыр дигән курку бар иде. Әмма бу сорауны тирәнрәк өйрәнгәч, аңладым: бу якын тирәдә дә, киләчәктә дә булмаячак. Аның роле – белгечләргә ярдәм итү, ләкин аларны тулысынча алмаштыру түгел», – дип нәтиҗә ясый Сальникова.

Алимов та өсти: «Ясалма интеллект кешене җиңмәячәк, ул аның алыштыргысыз ярдәмчесенә әвереләчәк. Безнең бурыч – әлеге коралны нәтиҗәле кулланырга өйрәнеп, заманча киләчәк төзү. Әмма кешенең бары тик нейрочелтәрләргә генә таянып, үсешен туктату куркынычы да бар».

Технологияләр төзелешне ничек үзгәртә?

Ясалма интеллект төзелештә инде актив кулланыла:

Фаразлау аналитикасы – төзелеш срокларын һәм бюджетларын төгәлрәк билгеләргә ярдәм итә.

Материаллар куллануны оптимальләштерү – калдыкларны һәм чыгымнарны киметә.

Модельләштерү һәм симуляцияләр – җил йөкләмәләренә, җир тетрәүләргә һәм башка факторларга карата биналарның чыдамлыгын бәяләргә ярдәм итә.

Акыллы шәһәр системалары – транспорт мөмкинлекләрен һәм экологик факторларны исәпкә алып инфраструктураны проектларга мөмкинлек бирә.

Биналарны мониторинглау һәм идарә итү – энергия куллануны киметә һәм инженер системаларының нәтиҗәлелеген күтәрә.

Ясалма интеллект төзелештә: технологияләр бүген ничек эшли?

Россиянең «Самолёт» компанияләр төркеме ясалма интеллектлы робот-этләрне җирлекнең 3D-моделен булдыру өчен куллана. Мондый роботлар 2000 кв. метр мәйданны якынча 12 минутта сканерлый, ә кеше бу эшне 72 сәгатьтә башкара алыр иде. Алар ярдәмендә төзелешнең расланган проектка туры килүе тикшерелә, бу сыйфат контролен сизелерлек тизләтә.

Ясалма фәһем һөнәрләрне юкка чыгару коралы түгел, ул төзелешне тизрәк, төгәлрәк һәм куркынычсызрак итәргә ярдәм итүче инструмент. Иң мөһиме – аны дөрес куллана белү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International