Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасында «ЭкоАрт» экологик конкурсы нәтиҗәләре ясалды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасында корпоратив экологик конкурс – «ЭкоАрт» нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурсның максаты ресурсларны куллануны киметү һәм аларны яңадан файдалануның мөһимлегенә игътибарны арттыру иде.

Конкурс кагыйдәләре буенча катнашучыларга һәзерге вакытта тормышта кулланылмый торган әйберләрдән гаилә белән эшләнгән кул эшләнмәләре ясарга тәкъдим ителде. Һәр гаилә әгъзасы үзенең өлешен кертә алды: кемдер идеяләр уйлап тапты, кемдер материаллар сайлады, ә кемдер турыдан-туры эшләү белән шөгыльләнде.

Оештыручылар катнашучыларның иҗади якын килүен билгеләп үтте. Эшләр арасында фантазиягә бай картиналар, интерьер өчен бизәкләр һәм башка оригиналь әйберләр бар иде.

Гаилә елы кысаларында махсус номинация – «ЭкоПикник» булдыру турында карар кабул ителде. Катнашучылар табигатьтә күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба кулланып, ризык әзерләделәр, шулай ук чүп җыю һәм сортларга аеру, билгеләнгән урынны төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, агач утырту һәм бакчада тәртип булдыру эшләрен дә башкардылар.

Экологик инициативаларда катнашкан һәркемгә истәлекле бүләк – бонсай, миниатюр агач үстерү өчен махсус җыелма тапшырылды.

«Конкурс барышында без хезмәттәшләребездән бик кызыклы эшләр алдык, һәм һәрберсе мактауга лаек. Ресурсларны куллану культурасы хәзер аеруча актуаль, шуңа күрә без конкурска иҗади формат тәкъдим иттек. Катнашучылар калдыкларны киметү һәм ресурсларны файдалануның практик ысулларын күрсәттеләр, һәм бу башкаларны да шундый адымнарга илһамландырыр дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт экспертизасының оештыру үсеше һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Ирина Баранова.

Дәүләт экспертизасы хезмәткәрләре гаиләләре нинди экологик эшләнмәләр ясаган һәм табигатьтә экопикникларны ничек уздырганнары турында фоторепортажда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International