Рафар Шакиров ТР төзелеш Министрлыгында Үзбәкстаннан килгән делегация белән очрашуда катнашты

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Үзбәкстан Республикасының Әндиҗан өлкәсе проект һәм подряд оешмалары вәкилләре делегациясе белән эшлекле киңәшмә узды. Чарада ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров катнашты.

Эшлекле киңәшмә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәислегендә узды. Очрашу барышында хөрмәтле кунаклар ТР Төзелеш министрлыгы эшчәнлеге, төзелеш өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика проектлары, шулай ук ТР Дәүләт экспертизасы эшчәнлеге һәм төп күрсәткечләре, капиталь ремонт, объектлар һәм инженер челтәрләре төзелеше өлкәсендә заказчы хезмәтләре - ТР ГИСУ һәм ТР ГУИС, Киңлек планлаштыру институты, ТИГП, Торак-коммуналь хуҗалык фонды һәм «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе.

Үзбәкстаннан килгән делегация вәкилләре кабул итүче якка ачык һәм эчтәлекле диалог өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы төзелеш Министрлыгы сайтыннан бастырылган фотосурәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International