«Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.
Яңа СанПиН риск-юнәлешле алымны, яңа технологияләрне һәм җәмәгать туклануы продукциясен җитештерү, саклау, ташу һәм сату процессында җәмәгать туклануы предприятиеләре тарафыннан кулланыла торган заманча төр упаковканы һәм чималны исәпкә алып эшләнгән, башка норматив документлар таләпләренең кабатлануы бетерелгән.