Төзелеш объектларының смета бәясен билгеләү буенча яңа методика расланды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

РФ төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү буенча, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклап калу буенча эшләрнең смета бәясен билгеләүнең яңа методикасын раслады (2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы РФ төзелеш министрлыгы боерыгы).

Яңа методика 81-35.2004 МДС урынына кертелә һәм архитектура-төзелеш проектлаштыру этабында смета бәясен формалаштыруның, капиталь төзелеш объектын сүтү өчен смета әзерләүнең бердәм ысулларын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International