«ТР экспертиза буенча вестнигы» журналы: Гөлназ Әсхәт кызы Ильясова: шартнамә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәндә исәпкә алырга кирәк булган нюанслар

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрүгә карата шартнамә төзегәндә конкурент процедураларны үткәрү кулланылмый. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесен төзү турында» 2015 елның 20 февралендә чыккан 102 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары нигезендә төзелде. Югарыда күрсәтелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының 2 пункты нигезендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект документларына дәүләт экспертизасын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү хокукына ия булды. Россия Федерациясе субъекты – Татарстан Республикасы территориясендә проект документларына дәүләт экспертизасын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын гамәлгә ашыру өчен башка орган яисә учреждение вәкаләтле түгел.

«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 01/2020 (12), 76 бит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International