«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ., Х.Мәүлетов ур., 34 адресы буенча урнашкан «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе бинасын реконструкцияләү проекты буенча уңай бәяләмә бирде.
Белем алу корпусы бинасы ике өлештән тора: 4 катлы белем алу корпусы һәм 1 катлы спорт залы. Проектлаштырылган белем алу корпусының 2 кат дәрәҗәсендә гамәлдәге бинага җир өсте юлын ясау каралган. Бинаның 1 катында түбәндәге бүлмәләр каралган: уку залы булган китапханә, аккредитация өчен класслар, компьютерлар кабинеты, лаборант, укытучылар, хуҗалык-көнкүреш бүлмәләре. Бинаның 2-4 катларында белем алу бүлмәләре каралган: кабинетлар һәм лаборант бүлмәләре, 50 укучыга исәпләнгән аудиторияләр, административ кабинетлар, класстан тыш эшчәнлек өчен бүлмәләр, укытучылар бүлмәләре.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма