«Төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативы» төшенчәсе РФ Шәһәр төзелеше кодексына 2017 елның 26 июлендә чыккан 191-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән: РФ ШрК 33.1 п. нигезендә төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативы – капиталь төзелеш объектларына инвестицияләрне (капитал салуларны) планлаштыру (нигезләү) өчен билгеләнгән төзелеш продукциясенең егәрлек берәмлеген булдыру өчен кирәкле финанс ресурсларына карата ихтыяҗ күрсәткече».
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2020 елның 1 гынйвары торышына бәяләр дәрәҗәсендә эшләнгән 21 төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативлары җыентыгы смета нормативлары федераль реестрының 1 бүлегенә расланды һәм кертелде (ТБН-2020). ТБН-2020 җыентыклары 2020 елның 1 гынйварыннан кулланыла. Төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативларын эшләү һәм куллану Методикасы гамәлгә керде (2019 елның 29 маенда чыккан 314/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы).
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 01/2020 (12), 71 бит