«Солнечный» ял итү базасы территориясендә инженерлык эзләнүләр буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казандагы Горький шоссесы буенча урнашкан «Солнечный» ял итү базасы территориясендә инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде.

Экспертиза үткәрү барышында инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник хисабына карата оператив үзгәрешләр кертелде.

Проект документларын эшләү өчен түбәндәге төп инженерлык эзләнүләр төрләре башкарылды:

  • Инженер-геодезик эзләнүләр
  • Инженер-геологик эзләнүләр
  • Инженер-гидрометеорологик эзләнүләр
  • Инженер-экологик эзләнүләр

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан объектның техник регламентлар таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә бирелде.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International