«ТР экспертиза буенча вестнигы» журналы: Светлана Виктор кызы Рученина: котельныйларны проектлаштыруның төп кагыйдәләре

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Котельныйларның икътисади эшчәнлеге пар һәм кайнар су (җылылык энергиясе) җитештерү буларак, икътисадый эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия классификаторының 2 өлеше (ОК 029-2014 (КДЕС Ред.2) – код 35.30.14) нигезендә классификацияләнә. Төтен торбасы һәм авария-ягулык хуҗалыгы булган аерым торучы котельный – җитештерү билгеләнешендәге капиталь төзелеш объекты (хәтта заводта сертификацияләнгән җиһаз буларак сатып алынган булса да), аннары ул җир кишәрлегенә бәйле күчемсез милек объекты буларак теркәләчәк.

Котельный газ-, суүткәргеч, канализация, элемтә челтәрләре, электр белән тәэмин итү челтәрләре һ.б. инфраструктура (хезмәт күрсәтү) объекты булып тормый. Югарыда санап үтелгән инженерлык челтәрләре капиталь төзелеш объектының (котельный) бер өлеше булып тора, алардан башка ул җылылык чыганагы буларак эшли алмый.

«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 01/2020 (12), 61 бит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International