2020 елның июнь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 89 мәгариф учреждениесе буенча проект һәм смета документларын карап үтте – балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, балалар өчен иҗат үзәкләре, мәктәптән тыш эшләр үзәкләре, спорт мәктәпләре, колледжлар, институтлар. Объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде, шул исәптән:
Объектлар исемлеге (июнь 2020)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма