«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге 2020 елның 14 июленнән 15 июленә кадәр «2020 ел пандемиясе шартларында кадрлар хезмәте эшендәге катлаулы мәсьәләләр» темасына вебинар үткәрә.
Лектор булып «КНИТУ» ЮҺБ ФДБМУ Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультанты Татьяна Сергей кызы Абранина чыгыш ясый.
Бер тыңлаучыга катнашу бәясе – 1 500 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).
Вебинар тәмамланганнан соң электрон рәвештә катнашу турында сертификат бирелә.
(!) Катнашу өчен заявкалар һәм вебинар тематикасы буенча сораулар info@proff-standart.ru электрон почтасы аша 2020 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.