Проект документларына дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәрүне ТАЛӘП ИТМИ торган объектлар

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Проект документларына дәүләтнеке булмаган экспертизаны үтүдән азат ителә торган берничә категория объектлары бар.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсе нигезендә аларга түбәндәге әйберләр керә:

  • шәхси торак төзелеше объектлары, бакча йортлары;
  • биеклеге өч катка кадәр булган торак йортлар;
  • махсус рөхсәт алмыйча гына төзергә мөмкин булган объектлар;
  • капиталь ремонтка мохтаҗ булган корылмалар.

2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары нигезендә аларга түбәндәге әйберләр керә:

  • төзелеше Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары хисабына финанслана торган объектлар.

Әлеге исемлеккә керми торган объектлар мәҗбүри рәвештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үтәргә тиеш.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Россия Федерациясенең барлык төбәкләре белән эшли һәм түбәндәге хезмәт күрсәтелүләр буенча хезмәттәшлек өчен уңайлы шартларны тәкъдим итә:

проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрү

проект документларына аудит үткәрү

смета документларына экспертиза (тикшерү) үткәрү

проект алды материалларының яки проект чишелешләренең һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник регламентлар таләпләренә туры килүен бәяләү буенча консультация хезмәтләре

Хезмәт күрсәтелүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны буенча, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru аша консультация алырга мөмкин – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International