Актуаль! 2020 елның 25-26 май көннәрендә кадрлар эше буенча вебинар

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 25-26 май көннәрендә «Кадрлар эше: 2020 елның төп мәсьәләләре» темасына вебинар үткәрә.

Вебинарда катнашучылар 2020 елда хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салудагы соңгы үзгәрешләр, кадрлар аудиты һәм электрон хезмәт кенәгәләренә күчү, шулай ук хезмәткәрләрне читтән торып эшкә күчерү һәм ерактан торып хезмәт процессын дөрес итеп оештырырга кирәк булачак турындагы мәсьәләләр буенча системалы белемнәр алачаклар.

Лектор булып «КНИТУ» ЮҺБ ФДБМУ Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультанты Татьяна Сергей кызы Абранина чыгыш ясый.

Бер тыңлаучыга катнашу бәясе: 1 800 сум (ӨБС салынмый).

(!) Вебинар тематикасы буенча сораулар 2020 елның 22 маена кадәр info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru.

Вебинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International