Патриотизм – ул Ватаныңнан үз аерылгысызлыгыңны тану һәм аның белән аның бәхетле һәм бәхетсез көннәрен аерылмас кичерү.
Алексей Николай улы ТОЛСТОЙ
2020 ел – мөһим юбилей даталары елы, алар арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы аерым урын алып тора. Бу вакыйга – күп кенә миллионлаган ватандашларның: фронтта сугышкан кешеләрнең дә, арыганлык, ачлык, чамасыз физик көчләргә карамастан тылда армый-талмый хезмәт куйган кешеләрнең дә батырлыгын искә алу. Совет гражданнары үзләренең патриотизмын көч һәм түземлек белән исбатладылар. Россиянең барлык төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, шуны аңлыйлар: сугыш дәресләрен онытырга ярамый, яшьләрдә Ватан өчен һәлак булган, партизан отрядларында көрәшкән, тылда җиңүне якынайткан кешеләрнең батырлыгына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү мөһим. Республикабызның күп кенә оешмалары, компанияләре, учреждениеләре Бөек Җиңү истәлеген саклауга лаеклы өлеш кертәләр. Моның ачык мисалы – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе (ТР Дәүләт экспертизасы), ул үз эшчәнлеге кысаларында федераль һәм республика программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру буенча масштаблы эш алып бара.
№ 4, 2020 елның мае