Капремонт штат режимында алып барыла: ТР Дәүләт экспертизасы уңай бәяләмәләр бирде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ай саен штат режимында 2020 елда республика программаларын тормышка ашыру кысаларында төрле билгеләнештәге төзелеш объектларын капиталь ремонтлау буенча смета документларына экспертиза үткәрә. 2020 елның март нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектларга капиталь ремонтның смета бәясен дөрес итеп билгеләү турында уңай бәяләмәләр бирелде:

  • Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Федераль хезмәт идарәсе бинасы (Казан шәһ., Арча шәһ., Балтач штб);
  • Хәрби комиссариатлар (Арча шәһ., Яшел Үзән шәһ.);
  • 88 номерлы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын депосы (Зәй шәһ.);
  • Авыл җирлекләренең администрация биналары (Татарстан Республикасының Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман, Спас муниципаль районнарында);
  • Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләре биналары: Республика ветеринария лабораториясе (Казан шәһ.), Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе;
  • Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Заречье бүлеге биналары (Казан шәһ.);
  • Татарстан Республикасы Буа шәһәр судын урнаштыру өчен биналар (Буа шәһ.);
  • Муниципаль архивлар: (Аксубай штб, Нурлат шәһ.).

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International