2020 елның мартында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча смета бәясенә дәүләт экспертизасын үткәрде һәм Татарстан Республикасының 19 объекты буенча ремонт эшләренең смета бәясе дөреслеге турында уңай бәяләмәләр бирде.
Балалар бакчалары: Казан: 92 номерлы балалар бакчасы, 139 номерлы балалар бакчасы, 170 номерлы балалар бакчасы, 214 номерлы балалар бакчасы, 273 номерлы балалар бакчасы, 401 номерлы балалар бакчасы; ТР Нурлат муниципаль районы: 5 номерлы «Камыр Батыр» балалар бакчасы, 19 номерлы балалар бакчасы; «Кояш» балалар бакчасы (ТР Тәтеш муниципаль районы); 10 номерлы «Алтынчәч» балалар бакчасы (Азнакай муниципаль районы).
Мәктәпләр: ТР Кукмара муниципаль районы: Мамашир авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 1 номерлы Ч.Т. Айтматов исем. гимназия; К.С. Байкиев исем. Икшермә кадет интернат-мәктәбе (ТР Саба муниципаль районы); Яшел Үзән шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе; Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе.
Көллиятләр, лицейлар: «В.В. Дементьев исем. Казан авиация-техник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе филиалы (ТР Питрәч муниципаль районы); «2 номерлы лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (ТР Буа муниципаль районы); 3 номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе; Түбән Кама шәһәренең «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 26 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма